АВЫЛНЫҢ ИКЕНЧЕ ТОРЫШЫ

1 октября 2025
Яшел Үзән районы  Кече Шырдан авылы икенче яшьлеген  кичерә. Соңгы елларда  бөек мәгърифәтчебез Каюм Насыйри туган авыл  күзгә карап  яшәрде, төзекләнде. Бу эшләрдә "Каюм Насыйри туган җирен торгызу" фонды эшчәнлегеннән тыш, республикабызның да өлеше зур.  Аерым алганда быел Каюм Насыйриның 200 еллыгы  уңаеннан ТР Рәисе Р.Н.Миңнехановның махсус карары нигезендә Каюм Насыйри урамына асфальт  салынды. Район  башлыгы М. П.Афанасьев  ярдәме белән су буйлары төзекләндерелде. Хәзер  авылда республика җитәкчелеге ярдәмендә клуб төзелә. Төзелеш җитәкчесе Л.Б.Григорьев җитәкчелегендә төзүчеләр искиткеч  мәһабәт объект тудыра. Бу тирә-юньдә иң матур  биналарның берсе, авыл бизәге  булачак.  Бу көннәрдә  авыл территориясендә Мәгърифәтчеләр  бакчасы төзелеше бара. Фонд җитәкчелеге бу идеяне тәкъдим иткәч, район җитәкчелеге дә аны күтәреп алды һәм төзелешне үз өстенә  алды.Югарыда күрсәтелгән объектларның барысы да  ТР Рәисе карамагындагы телләрне үстерү комиссиясе  җитәкчесе М.Г. Әхмәтов тырышлыгы белән дә тормышка ашырыла. Авылда  еш була, авыл халкы белән   аралаша. Парк  татар алгарышын тәэмин иткән мәгърифәтчеләребезгә һәйкәл булсын.